Тиешле карар Русия Хөкүмәте сайтында басылып чыкты.
Моннан тыш, эшләмәгән бәйрәм көннәренә туры килгән 5нче һәм 6нчы гыйнвардагы (шимбә һәм якшәмбе) һәм 23 февральдәге ял көннәре 2, 3 һәм 10 майга күчерелә.
Киләсе елда гражданнар 23-24 февраль, 8-10 март, 1-5 май, 9-12 май, 12 июнь һәм 2-4 ноябрьдә ял итәчәк.
Башкортстанда 2019 елда, шулай ук, 4 июнь – Ураза бәйраме, 11 август – Корбан бәйраме, 11 октябрь – Республика көне бәйрәм көннәре булып тора.