+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
4 октябрь 2018, 17:11

Иң кадерле кешебез

Ир кеше дөнья терәге, диләр. Бүгенге көндә бер генә түгел, берничә дөньяның терәге булган, тормышының матур 60 яшьлек тантанасына җиткән, гомерен тырыш, намуслы хезмәт белән үтүче Вахитов Хәдис Мөкәррәм улы—шундыйларның берсе.

1958 елның 7 октябрендә көзге муллыкта Минсара Әбелбаян кызы һәм Мөкәррәм Хөснетдин улы Вахитовлар гаиләсендә матур табигатьле Иске Актау авылында дөньяга килә ул. Картәнисе аңа изге китаптан Хәдис дип исем куша. Әти-әнисе җитеш тормышта, тырыш хезмәт белән яшиләр. Берсен -берсе хөрмәт итеп, җылы мөнәсәбәттә булган гаиләдә үскәнгәдер, Хәдис кечкенәдән акыллы, кешеләргә итагатьле бала була. Абыйлары өчен жан атып торган ике сеңелесе Сәмәрә белән Риманы яклап-саклап, бүгенге көндә дә аларның гаиләләре белән дус-тату мөнәсәбәттә яшиләр. Әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермичә, тырыш укучы булып урта мәктәпне тәмамлый. Туган ил каршындагы изге бурычын үтәп, армия сафларында хезмәт итеп кайта. Хезмәт юлын мәктәп елларыннан ук комбайнчы ярдәмчесе булып башлый. Үзенең белемен камилләштерү максаты белән Каран һөнәрчелек училищесында, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында, бик күп курсларда укый. Кайда да үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара. Яше җитеп, акыл утыргач, ир-егетнең гаилә корырга, балалар үстерергә дә вакыты килеп җитә. 1983 елда тормыш корып, гаиләсе белән Бүздәк авылында төпләнә. «Уртакүл» совхозында озак еллар шофер, машиналар паркы механигы, автогараж мөдире була, башка вазифалар башкара. Эшләү дәверендә күп кешеләр белән бик яхшы мөнәсәбәттә була. Аның белмәгән, аралашмаган кешесе юктыр. Көнне төнгә ялгап эшләгән елларында Мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек була. Ир кешегә фарыз булган өч гамәлне үти: агач утырта, иркен, матур өй сала, бүгенге көндә үзен кадерләп, хөрмәт итеп торган кыз һәм ул үстерә.
36 ел авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт итә ул. Илебез үзгәрешләр кичергәндә, эш урынын алыштырып, район мәгариф бүлегендә өлкән инженер хезмәтенә керешә. Вазифасын башлап китүдә кешеләргә карата булган хөрмәтле, җылы мөнәсәбәте, уртак тел таба белүе тагын ярдәмгә килә. Форсаттан файдаланып, бергә эшләгән, ярдәм кулы сузган хезмәттәшләренә олы хөрмәтен,чиксез рәхмәтен белдерә ул.
Сүземне йомгаклап, аңа шуны әйтәсем килә: яшьләр өчен үрнәк булган тормыш юлы үтеп,бүген дә син үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең. Олысына да, кечесенә дә син кешелекле, игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә ихтирам казангансың. Балаларыбыз Айгөл белән Айнурга, киявебез Илфирга, киленебез Гөлназга, оныгыбыз Искәндәргә иң кадерле кеше син. Алдагы гомер юлларың да сау-сәламәт булып, шатлык белән, тигезлектә, җан тынычлыгында үтсен, сөекле һәм сөйкемле кешебез. Саҗидә ВАХИТОВА.
Читайте нас: