+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
4 октябрь 2018, 17:20

Булганыгыз өчен рәхмәт

1 октябрь—иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне өлкән буын вәкилләренә зур игътибар күрсәтелә.

Әмир мәктәбе укучылары да яраткан картәти-картәниләрен игътибарсыз калдырмадылар. Бу көнне клубта бәйрәм чарасы оештырылды. Аны Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльза Хәбибова һәм китапханәче Зөһрә Аскарова алып бардылар. Тантанада катнашучыларга котлау сүзе белән авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Т.Тимашев һәм мәктәп мөдире Г.Хәлиуллина мөрәҗәгать иттеләр.
Сәхнәдә моңлы җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. Оныклар ихласлык белән бәйрәм кунакларының күңелен ачарга тырыштылар—аларның чыгышын карарга яраткан картәти-картәниләре килгән бит. 5 һәм 6 класс укучылары җитәкчеләре Г.Исхакова белән әдәби-музыкаль композиция бүләк иттеләр. Һәр сүз якын кешеләргә ихлас сөю белән тулы иде.
7 класс укучылары (Г.Нургалиева) шаян күренеш тәкъдим иттеләр. Әби-бабайлар булып киенгән малай-кызлар „яшь чактагы кебек” җилкенеп биеделәр.
4 класс кызлары (Т.Фәрхетдинова) җилпәзәләр белән оригиналь бию башкардылар. Актив кызлар (И.Гыйлаҗева) дәртле такмаклар җырладылар. Милена Камалиева тамашачыларга заманча бию бүләк итте. 2 һәм 3 класс укучылары (М.Мөхәммәтҗанова) барысының да яраткан „Бабушки-старушки” җырын сәхнәләштерделәр. Никита Гришин һәм Самир Хафизов замана әбиләре образын бик оста башкардылар. Урал Суярембитов, Булат Якупов һәм Данил Фәрхетдинов (Р.Нигъмәтуллина) бүгенге тормышны чагылдырган көлкеле тамаша күрсәттеләр. Дарина Ергизова „Три желания” дигән җыр бүләк итеп, тамашачыларны хыял диңгезендә йөздерде. 8 класс укучысы Айгөл Хисмәтуллина кунакларга шигырь юллары аша мөрәҗәгать итте.
Өлкәннәр дә читтә калмады. Гөлия Галимова, Эльза Хәбибова, Зөһрә Аскарова яраткан шигырьләрен һәм җырларын башкардылар. Зөлфирә Мансурова—һәр бәйрәмнең алыштыргысыз музыкаль бизәге. Аның баян моңы астында матур җырлар яңгырады. Динара апа Хәбибова да яшьтәшләренә музыкаль бүләк ясады.
Бәйрәм әнә шулай күңелле үтте. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында онытмагыз. Аларга аралашу шатлыгы бүләк итегез, бәхет өләшегез. Игътибарлы мөнәсәбәтегез бер көн белән генә чикләнмәсен.

Татьяна ФӘРХЕТДИНОВА, Әмир мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: