+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 октябрь 2018, 13:15

Ишле гаиләгә - 600 мең сум

2019 елда Башкортстанда «Газель» микроавтобусы урынына бер тапкыр бирелә торган түләү алучыларның исемлеген киңәйтү күзаллана.

Киләсе елдан тәгаенләнгән «Газель» урынына 600 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә сигез һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләгән гаиләләр хокуклы булачак.
Тиешле закон проекты 2 октябрьдә республика Хөкүмәте Президиумы утырышында хуплау тапты һәм Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайга карауга кертелде.
Утырышта төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова аңлатуынча, моңа кадәр микроавтобус яки тиешле түләү алу хокукы 10 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләгән гаиләләргә бирелде. Арытаба шушындый социаль ярдәм чарасына тугыз һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр исәп тота алды. Бүген әлеге акчаны сигез һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә бирү күзаллана.
Әлеге вакытта республикада сигез һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләгән 47 гаилә исәпләнә.
Читайте нас: