+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
2 октябрь 2018, 18:03

Игътибарлары өчен рәхмәт

Без—өлкәннәр көтеп алган октябрь дә җитте. Һәр оешма, һәр учреждение аның беренче көнендә үзендә эшләп чыккан ветераннарын хөрмәтләргә тырыша.

Мин үзем озак еллар элеваторда эшләп, хаклы ялга чыктым. Берникадәр вакыттан соң элеваторның куәте елдан-ел кимеп, ул таркалу хәленә килеп җитте. Аның әлеге җитәкчесе Сакаев Алек Заһит улының тырышлыгы белән предприятие кабат аякка басып, әле инде гөрләп эшли.
Элеватор җитәкчелеге бер елны да үзенең ветераннарын игътибарсыз калдырмый. Быел безгә бүләкне акчалата бирделәр, аны кассирыбыз Лүзия белән шоферыбыз Радик ветераннарның өйләренә килеп тапшырдылар. Аларны күргәч, элеваторның бихисап зур, бердәм коллективында эшләп йөргән дәрманлы чаклар искә төште. Предприятиенең әлеге коллективына, аның җитәкчесе Алек Заһит улына башкарган эшләре, ветераннарга күрсәткән игътибарлары өчен зур рәхмәт. Эшләрендә һәрчак уңышлар гына юлдаш булсын.
Гомер көзләренә якынайдык,
Гамьсез яшьлек калды еракта.
Әмма бирешергә һич исәп юк,
Яшәү дәрте яна йөрәктә.
Ел артыннан еллар үтә тора,
Балалар да үсеп таралды.
Иртән-иртүк эшкә ашыгулар
Татлы төш булып кына калды.
Үткән гомер—аккан су,
Матур картлыкка җиттек.
Артка әйләнеп карасак,
Күз ачып йомган кебек.

Нурия ВАФИНА, Бүздәк авылы.
Читайте нас: