+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
1 октябрь 2018, 13:04

VI Бөтендөнья фольклориадасы логотибын эшләүдә катнаш!

Башкортстанда 2020 елда үтәчәк VI Бөтендөнья фольклориадасы логотибын һәм символын эшләүгә конкурс игълан ителә.

Республика халык иҗаты үзәгеннән хәбәр итүләренчә, логотип заманча, үзенчәлекле булырга, Фольклориада идеологиясен чагылдырырга һәм аның символына ия булырга тиеш.
Конкурста барлык дизайнерлар да катнаша ала. Җиңүчене акчалата бүләк көтә. Иң яхшы логотип 2020 елдагы Бөтендөнья фольклориадасы символы булачак.
Катнашу өен эскизны [email protected] электрон почтасына, исем-шәрифләрегезне һәм телефоныгызны язып, җибәрергә кирәк. Эшләр 27 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 289-66-47.
Читайте нас: