+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
1 октябрь 2018, 12:37

Конкурста катнашырга ашык!

“Туган як табигате” Бөтенрусия балалар иҗаты конкурсында һәм “Русиянең экологик урыннары” фоторәсемнәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Аны оештыручылар – “Булышлык итү” төбәк иҗтимагый оешмасы һәм "Эко2018.рф" интернет-порталы.
Мондый төрдәге конкурслар узган елда Федерация Советы карарына ярашлы үткәрелде. Аларда катнашу өчен Русиянең барлык төбәкләреннән 22 мең эш кабул ителде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко тапшырды.
Агымдагы елда конкурслар Русиядә Волонтер елына багышланган. “Туган як табигате” конкурсында катнашу өчен 7-18 яшьлек балалар чакырыла. Эшләр 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр электрон төрдә www.эко 2018.рф сайтында кабул ителә. Җиңүчеләр 1 декабрьдә игълан ителәчәк. Конкурс балалар һәм үсмерләрдә экология мәсьәләләренә карата кызыксыну уяту, үсеп килүче буынның экологик мәдәниятен формалаштыру, Русиянең табигать мирасын саклап калуга юнәлтелгән.
“Русиянең экологик урыннары” конкурсында теләге булган һәркем катнаша ала. Эшләр 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр электрон төрдә www.эко 2018.рф сайтында кабул ителә. Эшләрнең тематикасы: туган як тыюлыклары, халык яраткан табигать урыннары, аерым сак астындагы һәм сирәк очрый торган үсемлекләр, хайваннар, табигать һәйкәлләре, экологик һәм волонтерлар чаралары. Конкурсның максаты – гражданнарны экология мәсәләләренә һәм Русиянең табигать мирасын саклап калуга җәлеп итү.

Читайте нас: