Агымдагы елның октябрендә республикада сынау өчен халык исәбен алу оештырылачак. Анда Башкортстанда яшәүче 560 мең кеше катнашачак.
- 2020 елда тулысынча халык исәбен алу булачак. Әлеге чара шуңа әзерлекнең бер төре. Бу безгә әлеге кампаниядә яңа төр технологияләрне сынап карау өчен дә урынлы булачак, - ди белгечләр.