+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
27 сентябрь 2018, 11:27

Халык хөрмәтен яулады

Урзайбаш авылында медпункт мөдире булып менә кырык елга якын инде Сәйфуллина Әлфия Солтангәрәй кызы эшли.

Тәҗрибәле, ачык йөзле, һәр кешегә игътибарлы бу ханымны күргән көйгә, йөрәккә җылылык йөгерә. Чөнки ул һәр кешегә дә җылы сүзләр таба, авыл халкыны ң һәрберсен ничек дәваларга кирәклеген белеп, дөрес ки ңәшләр бирә. Озак еллар эшләгән Әлфиябезгә халыкны ң ихтирамы да, ышанычы да зур.
Көзне ң алтынсу яфракларга төренгән бер мәлендә, мул у ңыш алган чорда Солтангәрәй белән Зәяфүнә Сәлимгәрәевлар гаиләсендә дөньяга килә ул. Ишле гаиләдә Әлфия бик акыллы, тырыш, эшчән кыз булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Туймазы медучилищесында кү ңеленә якын һөнәрне ала. Яшь белгеч үзене ң хезмәт юлын 1979 елны ң апрелендә Илеш районы дәваханәсендә операция сестрасы булып башлый. Тырыш кызны эшендә бик хөрмәт итәләр. 1980 елда үзене ң туган авылы Урзайбашка медпункт мөдире итеп тәгаенләнә Әлфия. Үзе кебек сабыр, тыныч, укымышлы егеткә тормышка чыга. Тормыш иптәше Ирек Сәйфуллин җаваплы эштә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда.
Авыл җирендә медицина хезмәткәре—и ң кирәкле кеше. Тәүлекне ң теләсә кайсы сәгатендә ашыгыч медицина ярдәме кирәк булса, Әлфиягә тормыш иптәше Ирек ярдәмгә килә—машинасында тиз генә авыру янына ашыгалар. Тыныч, эшсөяр гаиләдә уллары да тәртипле, у ңган булып үсте, аграр университетны тәмамлады. Хәзер үзе гаиләле инде, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Әлфия һәм Ирек—бәхетле картәни һәм картәти хәзер. Тынгысыз булса да, яраткан эше бар, бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлады ул. Бәхетле булыр өчен тагы ни кирәк?!
Шушы көннәрдә бу мөлаем, игелекле ханым үзене ң күркәм гомер бәйрәмен билгели. Әлфия Солтангәрәй кызыны ң үзенә дә ныклы саулык, тигез, имин тормыш, балалар, оныклар сөенечендә, җан тынычлыгында озын, бәхетле гомер телим.

Альмира ХӨСӘЕНОВА,
Урзайбаш авылы.
Читайте нас: