Беренче билетлар 21 сентябрьдә “Новогиреево” автостанциясендә (Перовская урамы, 70нче йорт) сатылды. Маршрут автобуслары көн саен кичке сәгать 6да юлга чыга.
“Өлкәннәр өчен билет хакы — 1800 сум, аерым урын алган 12 яшькәчә булган балаларга (туу турында таныклыкны күрсәтергә кирәк) 900 сум тәшкил итә. Багаж өчен — 200 сум”, — дип хәбәр итә “Мосгортранс”ның матбугат хезмәте.