+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 сентябрь 2018, 13:49

“Республика намусы өчен”

Бүген “Республика намусы өчен” фестиваль-конкурсын үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсе узды.

Конкурс “2016-20 елларда Русия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү” дәүләт программасы нигезендә, “Бердәм Русия” партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсенең “Буыннар йөрәгендә хәтер һәм горурлык” төбәк проекты кысаларында үткәрелә.
Киңәшмәдә “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев һәм республика министрлыклары вәкилләре катнашты.
– Узган елда 131 белем бирү оешмасы әлеге конкурста катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча республикада тәрбия бирү торышы анализланды. Программада традицион һәм инновацион эш алымнары да тәкъдим ителгән иде. Фестиваль үсеп килүче буынга рухи-әхлакый, гражданлык-патриотик тәрбия бирүне өзлексез камилләштерүгә юнәлдерелгән, – ди Константин Борисович.
Киңәшмәдә конкурсны оештыру шартлары буенча мәсьәләләр каралды.


Конкурста республика шәһәр һәм район мәгариф идарәләре, мәгариф оешмалары (мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары), өстәмә белем бирү оешмалары катнаша ала. Моның өчен, гариза тутырып, конкурска эшләрне җибәрергә кирәк. Киңәшмәдә, кабул итү вакытын бер айга озайтып, эшләрне 28 октябрьга кадәр кабул итәргә дигән фикергә килделәр.


Конкурста катнашу өчен тулырак мәгълүмат белән Башкортстан Республикасының рәсми сайтында танышырга була.
Читайте нас: