+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
25 сентябрь 2018, 13:53

Республика көне – халык бәйрәме

11 октябрдә Башкортстан халкы Республика көнен билгели.

Бу көнне 28 ел элек Башкортостан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. «Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында»гы законга ярашлы, 11 октябрь республикада эшләмәгән бәйрәм көне булып санала.
Быел 11 октябрь пәнҗешәмбегә туры килә. Чаршәмбе, 10 октябрьдә, эш көне бер сәгатькә кыскара.
Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 120нче статьясы нигезендә еллык төп яки еллык өстәмә түләүле отпуск биргәндә 11 октябрь эшләмәгән бәйрәм көне – Республика көне – отпускның календарь көннәре исәбенә кертелми.
Бәйрәм көнне республика шәһәр һәм районнарында тантаналы чаралар, мәдәният һәм спорт бәйрәмнәре оештырыла.
Бу көнне Башкортстан Хөкүмәтенең Ш. Ходайбирдин исемендәге, шулай ук фән һәм техника өлкәсендә яшьләр дәүләт премияләре тапшырылачак, спортның халык төрләре фестивале, “Мостай укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк.
10 октябрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш була.
Читайте нас: