Яшь ярымлык кызны битеннән нык тешләгәннәр. Өстәвенә, баланың баш мие селкенүе һәм күпсанлы гематомалар булуы да ачыкланган.
Ә менә баланың битен умырып тешләүгә килгәндә, алар бу хәлне педагогның хатасы, карап җиткермәве нәтиҗәсендә килеп чыккан дип аңлата.
Тәрбияче эштән киткән. Ә кызның әти-әнисе полициягә гариза әзерли. Шул ук вакытта әлеге хәлгә прокуратура да игътибар иткән һәм бакчада тикшерү оештырган. Ведомство әлеге учреждение эшчәнлегенең законлылыгын, балалар хәвефсезлеген тәэмин итү таләпләре үтәлешен тикшерәчәк.