+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 сентябрь 2018, 14:19

Конкурста сез дә катнашыгыз!

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү күз уңында тотылган бәйге игълан ителә.

Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара методик үзәк агымдагы елда “Минем горурлыгым - Русия” патриотик конкурс оештыру турында игълан итә.
Конкурс федераль масштабта үтә, аның төп максаты – яшьләргә һәм балаларга патриотик тәрбия бирү һәм аларны илдә барган төрле чараларда катнаштыру.
Конкурста “Инша”, “Рәсем”, “Фоторәсем”, “Видеоролик”, “Социаль плакат”, “Әдәби иҗат”, “Журналистика”, “Белем бирү технологияләре” номинацияләрендә 35 яшькә кадәр гражданнар катнаша ала.
Гаризаларны 18 ноябрьгә кадәр www.kult24.ru сайтына җибәрергә кирәк.
Читайте нас: