+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 сентябрь 2018, 13:20

Армиягә китми егетләр...

Юк, бөтенләй китми түгел инде, азрак китә башлаган.

Әйтик, былтыр көзге чакыруда Русия Кораллы Көчләрен 134 мең солдат тулыландырса, быел язын дүрт меңгә азрак булган. Оборона министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Игорь Коротченко моны армиядә профессионал-контрактчылар гына хезмәтләндерә алган заманча технологияләр арту белән бәйли.
Киләчәктә армиягә чакыру контракт буенча чакыру белән беррәттән гамәлдә калачак. Ләкин яшьләр саны кими, аларны контрактчылар кысрыклый. Ныклы әзерлекле армиядә бу шулай булырга тиеш тә.
Кыскасы, тиздән армиядә теләгән кеше генә хезмәт итә башлаячак.
Читайте нас: