+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 сентябрь 2018, 11:52

Мәртәбәле форум Уфада дүртенче тапкыр узачак

Мәскәүдә, ТАСС агентлыгында, 18-19 октябрьдә Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларында катнашучы илләр төбәкләренең IV Кече бизнес форумына әзерлек һәм аны үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе булды.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин мәртәбәле форумның программасы, анда катнашучылар һәм кунаклар, шулай ук ШОС һәм БРИКС саммитларында катнашучы илләр төбәкләрендә кече эшкуарлыкны үстерү турында сөйләде.
Форум кысаларында ШОС һәм БРИКС саммитларында катнашучы илләр төбәкләренең кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренең халыкара күргәзмәсе үтәчәк.
Мәртәбәле форумның төп вакыйгасы – федераль һәм төбәк профильле министрлыклар җитәкчеләре, экспертлар җәмәгатьчелеге һәм чит ил делегацияләре вәкилләре катнашлыгындагы пленар утырыш. Чара кысаларында ике көн дәвамында ШОС һәм БРИКС катнашлыгында кече һәм урта эшкуарлыкка, логистика һәм туризмга дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә багышланган 8 сессия, 5 осталык дәресе, 7 пленар дискуссия үтәчәк. Параллель рәвештә бизнесны үстерү институтлары консультация мәйданчыклары, “Чиксез бизнес” халыкара трекы, ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре эшкуарлары арасында эшлекле бәйләнешләр биржасы, бизнес вәкилләренең презентациясе һәм күргәзмәләре, шулай ук, төрле юнәлешләр буенча “түгәрәк өстәл”ләр һәм белгечләр сессияләре уздыру планлаштырылган.
Читайте нас: