+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 сентябрь 2018, 13:25

Уртак эшчәнлек тагын да үсешәчәк

Кытай белән хезмәттәшлек ныгый.

Күптән түгел республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кытай Халык Республикасының Циндао шәһәреннән килгән делегеция белән очрашты.
Әлеге делегациягә шәһәр мэры Мэн Фаньли җитәкчелек итте. Анда ике өлкә арасындагы хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында сүз барды.
- Циндао – безнең өчен бар яклап та кызыклы партнер. Бүгенге очрашу бер-беребезне тагын да яхшырак белү өчен нигез булачак, - диде Рөстәм Зәки улы, кунакларны сәламләп.
Очрашу вакытында Халыкара Weidong-Demos проекты кысаларында Уфада һөнәри белем бирү үзәге төзү турындагы килешүгә кул куелды.
2017 елда Башкортстан белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 675,3 миллиард долларга җитте. Әлеге вакытта республика территориясендә Кытай Халык Республикасы капиталы катнашлыгында 22 предприятие эшчәнлеге җәелдерелгән.
Читайте нас: