+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 сентябрь 2018, 13:20

Көнчыгыш икътисади форумы республика өчен нәтиҗәле булды

Республика Премьер-министры Рөстәм Мәрданов БСТ телеканалына интервью бирде.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов БСТ телеканалына Владивосток шәһәрендә үткән Көнчыгыш икътисади форумы турында интервью бирде. Ул чыгышында форумның Башкортстанга йогынтысы зур булуын ассызыклады.
— Стәрлетамак шәһәрендә кальцийлаштырылган сода җитештерү заводы төзү турындагы документка “Таурус” компаниясе белән берлектә кул куйдык. Моның өчен 36 миллиард сумлык инвестиция җәлеп ителәчәк, — диде ул.
Форумга 60 илдән 6 мең кеше килде. Башкортстан делегациясе анда дистәдән артык очрашуда катнашты. Чара кысаларында моношәһәрләр үсеше, инвестицияләр җәлеп итү һәм сентябрьдә Уфада үтәчәк “Урал транспорты” халыкара форумына әзерлек турында сүз барды.
Читайте нас: