+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 сентябрь 2018, 17:21

Башкортстан: укуга 517 миллион сум

Пенсия фондының республиканың район һәм шәһәр идарәләренә ана капиталын бала укытуга файдалану турында гариза белән 10 меңнән артык сертификат иясе мөрәҗәгать иткән.

Закон тормышка ашырыла башлаганнан бирле шушы максатларга 517 миллион сум акча күчерелгән, дип хәбәр итте Русия Пенсия фонды Идарәсе әгъзасы, Башкортстан Республикасы бүлеге управляющие Фоат Хантимеров.
2018 елның 1 январеннан үз көченә кергән үзгәрешләргә ярашлы, ана капиталы акчасын түләүле мәгариф хезмәтләре күрсәтүгә хокукы булган оешмада укуга түләү өчен файдаланып була; моннан тыш, быелдан башлап мәгариф программасын аккредитацияләү турындагы таләп бетерелде. Сертификат ияләренә ана капиталы акчасын аңа хокук биргән балага өч яшь тулганчы мәктәпкәчә белем алуга түләү мөмкинлеге дә бирелде. Башка түләүле мәгариф программалары буенча өч яшькә җитү мотлак.
Ана капиталы акчасын куллануга гаризаны яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә яки Күпфункцияле үзәккә, шулай ук электрон рәвештә „Гражданинның шәхси кабинеты” яки бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә була. Бу очракта гариза бирүчегә биш көн эчендә Пенсия фонды идарәсенә кирәкле документларны, шул исәптән мәгариф оешмасы белән килешүне тапшырырга кирәк. Анда баланы укыткан яки тулай торакта яшәгән өчен акча күләме һәм түләү сроклары күрсәтелергә тиеш. Укый башлау көненә балаларның яше 25тән артмаска тиеш.
Ана капиталы акчасын файдалану турында карар бер ай эчендә кабул ителә, аннан соң ун көн эчендә акча уку йорты исәбенә күчерелә.

Район Пенсия фонды идарәсе.
Читайте нас: