+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 сентябрь 2018, 13:23

Төп максат — хезмәт кешесен яклау

Республикада социаль партнер­лыкның 25 еллыгына багышланган тантаналы утырыш үзды.

Анда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Русиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Нина Кузьмина, башка рәсми вәкилләр, ветераннар һәм социаль хезмәткәрләр катнашты.
Рөстәм Зәки улы җыелучыларны шушы мөһим дата белән котлап, чирек гасыр дәвамында өчьяклы комиссиянең хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә никадәр мөһим, ныклы уйланылган карарлар кабул итүен ассызыклады.
— Базар икътисады — катгый система, анда кеше максатка ирешүнең бер чарасы итеп карала. Ләкин безнең өчен кешелеклелек, гуманизм төшенчәләре, хезмәт кешесен кадерләү буш сүзләр түгел. Өчьяклы комиссия нәкъ шушыларны күздә тота. Республикада 790 мең хезмәткәрне колачлаган 7 мең коллектив килешү төзелгән. Бу документ — аларның иртәгәсе ышанычлы булуының бер дәлиле, — диде республика Башлыгы.
Башкортстанда соңгы елларда эшсезләр саны сизелерлек кимегән. Эшләүче хатын-кызларның хәле яхшырган. Моннан ун ел элек республиканың мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән инвалидлар дәрәҗәсе 25 процент булса, бүген — 60 процент. Шушы вакыт эчендә минималь хезмәт хакы өч тапкыр арткан. Хезмәт хаклары буенча 1,5 миллиард сум бурыч түләтелгән. 2012 елгы “май указлары” һәр пункт буенча үтәлеп килә.
— Без башкача эшли башладык. Киләчәктә эш барышында пенсия һәм пенсия алды яшендәгеләргә ярдәм итүне аерым игътибар үзәгенә алу зарур. Гомумән, безнең төп максат — хезмәт кешесен яклау, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, — дип билгеләде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: