+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 сентябрь 2018, 12:52

Өлкәннәрне ихтирам итмәсәң...

Пенсия яше алдындагы кешене эшеннән бушатырга яисә эшкә алмаска ниятләгән эш бирүчеләр 200 мең сумга кадәр штраф түләргә, яки үзләренең 18 айлык хезмәт хакын бирергә тиеш булачак.

Шулай ук, бу кылык өчен 360 сәгатькә кадәр холык төзәтү эшләре каралган. Дәүләт думасы 13 сентябрьдә шундый карар кабул итте.
Әйтик, былтыр Русия Җинаять кодексының 145нче мәддәсе буенча Хезмәт инспекциясенә 2000 мөрәҗәгать килгән, шуларның 1300е буенча эш бирүчеләрнең җаваплылыгы турында карар кабул ителгән.
Нибары ике кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылган.
Читайте нас: