+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 сентябрь 2018, 13:18

Уфа халкын ярминкәләргә чакыралар

Алар һәр шимбә иртәнге тугыздан 15 сентябрьдән 13 октябрьгә кадәр барачак.

15 сентябрьдә исә ярминкә Дагстан урамы, 2 адресы буенча “Магнит” гипермаркеты каршында булачак, дип хәбәр ителә.
Уфа халкы сәүдә рәтләрендә яшелчә, бал сатып алачак. Шулай ук, товарларны тәмләп карарга һәм аның сыйфатын бәяләргә мөмкинлек булачак.
Моннан тыш, җиләк-җимеш һәм азык-төлек булмаган товарлар сайлау мөмкинлеге дә булачак. Ярминкәдә Башкортстанның тугыз районыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр катнашачак.
Читайте нас: