+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 сентябрь 2018, 13:47

Гөмбәгә дип киткән дә югалган...

Гөмбә җыю мәле җитте.

Яше-карты, кәрзинен күтәреп, урманга юллана. Гөмбә җыярга дип китүчеләр арасында урманда адашучылар һәм бөтенләй югалучылар да бар.
9 сентябрьдә Дүртөйле районының Әңгәсәк авылы янындагы урманда 33 яшьлек ир белән 36 яшьлек хатын адашканнар.
Аларны коткаручылар эзләп тапкан. Бәхеткә, гөмбәчеләр исән-сау булган. Ә менә шул ук көнне Краснокама районында гөмбәгә дип киткән 60 яшьлек ирнең үз машинасында үле гәүдәсен генә тапканнар.
8 сентябрьдә Әбҗәлил районында гөмбәгә дип урманга юлланган ирне әлегә булса эзлиләр.
Читайте нас: