+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 сентябрь 2018, 12:26

Балаң урамга куып чыгарса...

Аның бүген кунар җире дә, документлары да, хәтере дә юк...

Стәрлетамак шәһәрендә бер йорт янындагы эскәмиядә утыручы бу әбигә игътибар итүче дә булмас иде. Әмма аны шушы урында берничә көн тоташ күргән волонтерлар игътибарсыз кала алмаган.
- Сөйләшә торгач, аның кемлеген ачыкладык, - ди волонтерларның берсе Регина Бергулиева. - Әбекәй 1947 елда туган, Стәрлетамакта үз йорты белән яшәүче Вера Зузлова булып чыкты. Машинага утыртып, үзе күрсәткән урыннарда йөрттек, әмма ул йортын танымады. Соңыннан килене элемтәгә чыкты, тик бианасын өйгә кайтарырга түгел, ә аты-юлы белән сүгәргә, безгә суд белән янарга гына.
Вера апа күп нәрсәне хәтерләми. Шулай да ике ул үстергәнен, хәзер аларның үз аналарын урамга куып чыгаруны искә төшерә алган.
Волонтерлар әбине дәваханәгә урнаштырган, кирәк-яраклар җыеп биргән.
- Шунысы аяныч: балалары әбинең документларын бирми, безнең белән бәйләнешкә кермиләр, читтән сүгеп кенә яталар. Урамда төн кунулары эзсез үтмәгән - Вера апаның сәламәтлеге какшаган. Әлегә ул дәваханәдә, аннан чыккач, без аны бер иганәчебез арендага алган бүлмәгә урнаштырабыз, аның янында торучы хатынны калдырып, үзебез документларын юлларга тотынабыз. Аны картлар йортына озатырга туры килә.
Аналарын көзге салкын төндә урамга куып чыгарган адәм актыкларына әниләре документларын кайтарып бирү өчен булса да мөрәҗәгать итүдән туктамый. Тик туң йөрәкле балалар әлегә суд белән янауны гына белә...
Читайте нас: