+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 сентябрь 2018, 13:01

Якты бәйрәм

Гасырлар буе сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаңыбыз һәм мәдәни мирасыбыз ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши.

Халкыбызның көтеп алынган иң олы бәйрәмнәренең берсе буларак, Корбан бәйрәме шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә.
21 августта изге бәйрәм—Корбан гаете көнне Күзәй авыл биләмәсе территориясендә яшәүче мөселманнар, җәмәгать белән бергәләп бәйрәм намазын үтәр өчен, мәчеткә җыелдылар. Күзәй мәчете имамы Мәҗит Хәбибуллин җыелган мөселман кардәшләрне бәйрәм белән ихлас тәбрикләде һәм һәркемгә бәхет, иминлек теләп, изге догаларын кылды, Корбан гаетенең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, сорауларга тулы һәм мәгънәле җаваплар бирде.”Корбан—Аллаһка якын булу дигән сүз. Бүгенге изге көндә, бүгенгедәй изге вакытларда, догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне изгелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп, һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын,—диде ул.—Без бу мөбәрәк бәйрәмдә гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз”.
Корбан гаетенә килгән мөселманнар өйлә намазын укып, тәкъбир әйтеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап дога кылды. Аннары мәчет ихатасында Рамил Булатов, Ришат Хәмәтдинов, Алмаз Салихов, Миннислам Сәлахов, Альфир Хисаметдинов һәм Камил Исхаков үз исемнәреннән корбан чалдырдылар. Ачык һавада казан асып, корбан итеннән пылау пешерелде, мәчеткә килгән һәркем бәйрәм ризыгыннан авыз итте, бер-берсе белән күңелле итеп аралашып, күчтәнәчләр белән тулы табын артында гает чәе эчте.
Аллаһы Тәгалә әлеге бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык догаларыбызны һәм бигрәк тә корбан чалдыручыларның изге уй-ниятләрен кабул итсен, аның әҗерен күрергә насыйп булсын. Бу юмартлык, шәфкатьлелек, игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә һәркемгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын!
Римма САДЫЙКОВА, Күзәй авылы.
Читайте нас: