+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
7 сентябрь 2018, 18:56

Ташламаларны гамәлгә ашыру өчен 3,8 миллиард сум бүленәчәк

Бүген Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттан тыш илле бишенче пленар утырышы үтте.

Утырышның көн тәртибендә бер мәсьәлә - “Бердәм Русия” фракциясе тарафыннан әзерләнгән “Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты каралды. Парламентарийлар башлангычы Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тарафыннан хупланган.
Тәкъдим ителүче үзгәрешләр Башкортстанда пенсионер статусына ия булуга яисә булмауга карамастан, әлеге вакытта пенсия яшендәге кешеләр өчен гамәлдә булган төбәк ташламаларын саклап калуга юнәлтелгән.
- 29 августта Русия Президенты Владимир Путин ил халкына телемөрәҗәгать белән чыкты. Ул анда пенсия реформасына карата үз фикерләрен белдереп, федераль законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте, - диде Константин Толкачев. – Президент кушуы буенча “Бердәм Русия” төбәк ташламаларын саклап калу башлангычы белән чыкты. Дәүләт башлыгы федераль закон көченә кергәнче, төбәкләрдә тиешле карарлар кабул итәргә кушты. Шушы уңайдан “Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты әзерләнде. Ул 60 яшь тулган ир-атлар һәм 55 яшь тулган хатын-кызлар өчен төбәк льготаларын саклауга юнәлтелгән. 2019 елда әлеге ташламаларны бирү өчен 3,8 миллиард сумга якын акча бүлү күзаллана.
Депутатлар закон проектын тулысынча карады һәм бертавыштан кабул итте. Яңа закон 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк.
Читайте нас: