+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
7 сентябрь 2018, 17:04

Макулатура тапшыр да кинога төш!

Кичә Уфада “Русия мәктәпләрендә кинодәресләр” Бөтенрусия проекты җитәкчеләре белән очрашу узды.

Бу - халыкчан һәм уникаль проект. Һәр төбәктә эш “Киноэкология” акциясеннән башлана: мәктәп укучылары макулатура җыеп тапшырган акчага фильм төшерелә. Сценарий шул төбәк һәкилләре белән берлектә языла, профессиональ киностудиядә төшерелә.
Кинода уйнаучы артистлар һәр төбәктә укучылар арасыннан кастинг белән сайлап алына.
Бу акциядә катнашкан мәктәпләр әлегә кадәр төшерелгән фильмнарга һәм төшерергә планлаштырылган барлык 99 --кинодәрес-фильмга ия булачак.
Бүгенгә 18 кинодәрес-фильм төшерелгән. Алар балалар арасындагы дуслык, риясызлык, батырлык, гаделлек, дәрәҗә, хөрмәт һәм башка төшенчәләр турында әңгәмә корырга ярдәм итә.
Кинодәресләр Әстерхан, Кострома, Новгород, Псков, Тула, Ярославль өлкәләрендә төшерелгән.
2018 елның 1 сентябреннән бу төбәкләрнең меңнән артык белем учагы сыйныфтан тыш тәрбия бирү эшләрен шушы кинодәресләр һәм методик киңәшләр белән үткәрә. Һәр кинодәрес Санкт-Петербург дипломнан соңгы педагогик белем бирү академиясенең эксперт бәясен ала, шулай ук “0+” категориясен бирер өчен Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт экспертизасы үтә.
Бу турыда тулырак мәгълүматны https://vk.com/kinourokirb сайты аша белә аласыз.
Читайте нас: