+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
7 сентябрь 2018, 13:04

Авылдашларым рәхмәте

Бисмиллаһир-рахманир-рахим! Мөхтәрәм дин кардәшләр, әссаләмү галәйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ.

Күптән түгел ислам дөньясындагы иң олуг бәйрәмнәребезнең берсе—Корбан гаете булды. Быелгы Корбан бәйрәме Иске Богады авылы халкы тормышында матур тәэссоратлар калдырды.
Бу авылда элек-электән „Ак-кол”ывлар нәселе яшәп килә. Алар ишлеләр һәм һәр тарихи дәвердә авыл тормышында бердәм катнашалар. Әйтик, элекке Ленин исемендәге колхозның баш зооинженеры Акулов Айдар Илгизәр улы әлеге вакытта терлекчелек буенча шәхси хуҗалык алып бара. Үткән елларда, ике ел рәттән, авыл мәчете ихатасында корбан чалып, авылдашларын бәйрәм ашы һәм пылау белән кунак иткән иде. Быел да Акуловлар авылдашларын бәйрәм белән сөендерделәр. Бу авылда кайчан гына әле Гарифулла абзый белән Мөршидә апа Акуловлар яши иде. Үткән гомер. Алар инде хәзер бакыйлыкта. Авыр туфраклары җиңел булсын. Алар тугыз бала үстергәннәр. Әлеге вакытта алтысы исән-саулар. Менә шушы алты туган, үзләренең изге теләкләре белән корбанга алты сарык чалып, аш һәм пылау пешереп, авылдашларын хөрмәт иттеләр. Алар үзләре генә дә оныклары-бүләләре белән йөзгә якын кеше иде. Сый-нигъмәттән табыннар сыгылып торды. Алдагы көнне мәчетне ныклап җыештырып, юып чыктылар, җиһазларны әзерләп куйдылар. Ә инде Айдар Акулов мәчет тирәсендәге чүп үләннәрен механик чалгы белән чабып, матурлап чыкты. Бәйрәм көнне, гает намазыннан соң мәчетебез ашханәгә әйләнде.
Авыл балаларының да сөенече чиксез булды—алар өчен батут урнаштырылды. Шушы күркәм бәйрәмне оештырган Фәрит, Фатыйма, Гөлчирә, Мөнирә, Фирдәүс һәм Ягъфәр Акуловларның изге гамәлләре үзләренә савап булып кайтсын, сау-сәламәт, бәхетле булсыннар.
Аларның олы абыйлары Фәрит дин юлында, Гает намазын үткәрде. Гомумән, бәйрәмгә кайткан Акуловларның тәпи йөри башлаган сабыйларына кадәр намазлыкталар, диндарлар.
Ришат ХӨҖҖӘТОВ, Иске Богады авылы мәчете имам-хатибы.
Читайте нас: