+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 сентябрь 2018, 12:00

Безнең бурыч – сайлауларны гадел үткәрү

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Иҗтимагый палата рәисе Ольга Панчихина белән очрашты.

Анда Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларны оештыру һәм әлеге эштә Иҗтимагый палатаның катнашуы мәсьәләләре тикшерелде.
Ольга Панчихина билгеләвенчә, Палатаның бишенче чакырылышы икенче ел эшли. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда федераль законнарда төбәкләрнең иҗтимагый вәкаләтләренә бәйле күп үзгәрешләр булды. Аерым алганда, декабрьдә җәмәгать күзәтүчеләренең Русия Президенты сайлауларында катнашуы турында закон көченә керде, июньдә – Дәүләт думасына депутатлар сайлаулары буенча шундый ук документ, июльдә республика һәм урындагы әһәмияттәге сайлауларда, шулай ук, җәмәгать күзәтүчеләрен тәгаенләү турында закон кабул ителде.
– Палата җәмәгать контроле һәм күзәтүе системасын төзи. 9 сентябрьдә без иҗтимагый матбугат үзәге оештырабыз. Бүген 8-800-347-2-102 телефоны аша туры элемтә эшли, – диде ул. – Без юристлар, башка белгечләрне – гражданнарда сайлау процессы буенча килеп туган сорауларга җавап бирә алган кешеләрне җәлеп иттек. Call-үзәк көн саен иртәнге 9дан кичке 6га кадәр эшли. Кабул ителгән барлык мөрәҗәгатьләр дә җентекле өйрәнеләчәк һәм проблемалы очраклар килеп туа икән, мәсьәләне урында хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Ольга Панчихина ассызыклавынча, 9 сентябрьдә, сайлау көнендә шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә кабул ителәчәк. Шалтыратулар, шул исәптән мобиль телефоннардан түләүсез.
– Сезнең сүзләрне хуплыйсым һәм сайлауларның гадел, ачык, үтәкүренмәле үтүе безнең өчен мөһим булын билгелисем килә. Сайлау темасы тирәсендә, гадәттә, төрле уйдырмалар, имеш-мимешләр күп. Кайбер вакытта болар барысы да халыкта ышанычны югалтуга китерә. Әмма безнең бурыч – бер нәрсәгә дә карамыйча, сайлауларны гадел үткәрү, – диде Рөстәм Хәмитов. – Русия Президентын сайлауларда яхшы эшләвегезне, җәмәгать күзәтүчесе буларак катнашуыгызны беләм. Хәзер – Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар. Һичшиксез, монда да сезнең ярдәм кирәк. Шулай булырына ышанам.

Читайте нас: