+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
5 сентябрь 2018, 12:23

Башкортстанда җир тетрәде

Бүген төнлә башкалабыз Уфадан 133 километр һәм Чиләбе өлкәсенең Катав-Ивановск шәһәреннән 7 чакрым ераклыкта 5,5 магнитудалы җир тетрәү булды.

Аның үзәге 10 километр тирәнлектә булган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Әлегә каза күрүчеләр турында мәгълүматлар юк.
Җир тетрәүне республиканың Белорет, Салават районнарында һәм Уфада яшәүчеләр дә тойган.
Күрше өлкәдәге Миәс шәһәрендә һәм Тургаяк поселогында йортлар селкенгән, диварларга зыян килгән дигән хәбәр бар, әлегә ул тикшерелә.
Бу минутларда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 16 оператив төркеме җир тетрәү турындагы хәбәр булган урыннарда эшли, алар газ, суүткәргечләргә зыян булмавын ачыклаган.
Уралда соңгы тапкыр җир тетрәү 2015 елда теркәлгән иде, ул вакытта аның магнитудасы 4,1гә җитте.
Читайте нас: