+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
4 сентябрь 2018, 13:02

Яшьлекләргә кайтып әйләндек

Яши-яши кеше күңеле белән үткәннәргә ешрак әйләнеп кайта, диюләре хактыр.

Кабатланмас яшьлек, мәктәп еллары аеруча сагындыра. Яшьлек—үзе матурлык, сафлык. Ул еллардагы дуслык та ныклы, шуңа да гомерлек. Яшьлектә барысы да—максатлар да, алсу офыкларга әйдәп торган мавыктыргыч тормыш та алда. Максатларның кайсыларына ирешелгән, тормыш кайсыбызны нинди сукмаклардан алып киткән? Мәктәп тәмамлап, 45 ел узгач очрашкан классташларның бер-берсенә бирер сораулары бик күп булды, әлбәттә.
Безгә ул елларда районда да көчлеләрдән саналган Каран урта мәктәбендә белем алу бәхете тиде. Таләпчән укытучыларыбыз—үз фәннәренә мөкиббән кешеләр: директорыбыз, тарих фәненнән белем биргән Рәис Гомәр улы Чанышев, класс җитәкчебез, бик күп балада туган телгә сөю уяткан, аны гомерлек һөнәребез итүгә бәяләп беткесез өлеш керткән Әнисә Камал кызы Сабирова, кызыклы дәресләре хәтергә гомерлеккә уелып калган рус теле укытучысы Нәзирә Әүхәди кызы Хәбирова, химия кебек катлаулы фәнне дә яраттыра алган абруйлы остазыбыз Зәрә Туриян кызы Баһаутдинова, физика дәресләрендә китергән мисаллары әле дә истән чыкмаган Раил Сөләйман улы Фәрхетдинов, аның тормыш иптәше, без дәресләрен көтеп алган мөлаем да, таләпчән дә математигыбыз Зифа Шәймулла кызы, үзенең чибәрлеге, ихласлыгы, кешелеклелеге белән рус теле дәресләрендә авызына гына каратып торган Венера Гайнетдин кызы Фазуллина, рус теле һәм хезмәт дәресләре укытучылары Фәһим Тәүхетдин улы һәм кул эшләре остасы Гайниямал Рәхмәтулла кызы Хөсәеновлар... Аларга һәм башка бик күп остазларыбызга гомеребез буе чиксез рәхмәтлебез.
Август аеның кояшлы, матур бер көнендә мәктәбебезгә җыелып, классыбызга үтеп, аларның барысы хакында да искә төшердек, бакыйлыкка күчкән остазларыбызны һәм классташларыбызны (алар да байтак) бер минут тын торып хөрмәтләдек. Мәктәпкә бүләк итеп алып килгән картинада очрашуга кайткан унбишебез дә истәлеккә имзаларыбызны калдырдык. Бу көнне Каран балаларының беренче укытучылары Әсма Гобәйдулла кызы Галләмованың, укытучыларыбыз Зифа Шәймулла кызы һәм Раил Сөләйман улы Фәрхетдиновларның өйләренә барып, истәлекләр яңартып, күчтәнәчләребезне тапшырып килдек.
Инде күбебез лаеклы ялда булсак та, кайберләребез бер-беребезне 45 елга тәү тапкыр күрсәк тә, классташларыбыз дәртле-дәрманлы, яшь күңелле әле, күз генә тимәсен! Арабызда шуклыгы, шаянлыгы белән аерылып торган Гомәр Габдрәшитов сабыр, акыллы, ипле ир узаманына әйләнгән. Классташларыбызның кайберләрен язмыш ярыйсы ук каккан-суккан, әмма бирешмәгәннәр, тайгак юлдан китмәгәннәр, йөзгә кызыллык китермәгән, горурланырлык балалар үстергәннәр, хәзер инде оныкларына сөенеп яшиләр. Дүрт баласын ялгызы аякка бастырган Гадилә Исхакова, мәсәлән, авыр дип тормаган, хатын-кыз арасында сирәк очраган сварщик һөнәрен үзләштергән хәтта, әле дә эшләп йөри. Венера Нәбиева да яшьтән сөйгәне Ямгетдин иртә дөнья куйгач, өч баласы хәстәрен ялгызы иңли. Әле дә туган авылы Каранда мал-туар, кош-корт асрап, гөрләтеп дөнья көтә ул, машина йөртергә дә өйрәнгән. Алтынчы класстан ук дуслашып йөреп, соңрак гаилә корган классташларыбыз Әлфия һәм Гизәр Мәүлетовлар—Иске Актау авылында булдыклы, абруйлы гаиләләрнең берсе. Үз тырышлыклары белән йорт салып кереп, үзләре кебек үк уңган, акыллы балалар үстерделәр.
Ипле, акыллы Әлфинә Батыргәрәева гомере буе почта хезмәте өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан, әле дин юлында.
Укытучыларыбыз гына түгел, классыбыз үзе дә көчле иде. Ул елларда да күбебез югары уку йортларында белем алды. Әйтик, Марат Галләмов, Венер Нәфыйков авыл хуҗалыгы институтын, Лидия Гаделшина—медицина институтын, Альмира Мохтаруллина—педагогия институтын, Тәслимә Вәлиәхмәтова һәм Рәсимә Фаткуллина Башкорт дәүләт университетын тәмамладылар.
Туган якка тугры классташларыбыз байтак. Әйтик, Марат Галләмов районыбызның төрле хуҗалыкларында җитәкче вазифалар башкарып, соңрак Каран кирпеч заводы начальнигы булды. Ветеринар һөнәрен сайлаган Флорид Әхмәтовны да районыбызда яхшы беләләр. Каран дуңгызчылык комплексы коллективына да җитәкчелек итте ул, әлегә кадәр һөнәре буенча эшли. Венер Нәфыйков башта үзе белем алган институтта, соңрак Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Элеккечә үк көләч йөзле, ихлас, аралашучан, оста гармунчы Венер очрашуга килгәндә дә баянын калдырмаган—классташларын җырлатты да, биетте дә ул.
Бу көнне һәркайсыбыз мәктәптән соңгы 45 ел гомеренә классташлары алдында үзенчәлекле җавап тотты. Һәм бу җавапларның һәркайсы „5” билгесенә лаек.
Әмир һәм Йөрәктау авыллары арасында булдырылган ял базасы искитмәле матур җиргә урнашкан—якында гына күл, биек-биек таулар, тирә-як яшеллеккә күмелгән. Көязетамак авылы (хәзер бу авыл юк инде) егете Мәгъсүм Үлмәсколов биредә ял итәр өчен бөтен шартларны тудырган. Шушы базада үтте очрашуыбыз. Аның хуҗасына да, очрашуга йөгереп йөреп әзерләнгән классташ егетләргә дә ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Алда безне янә сөенечле очрашулар көтсен!
Рәсимә ФАТКУЛЛИНА-ХӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: