+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
4 сентябрь 2018, 13:38

Хөрмә ашарга кирәк!

Хөрмә ашауның файдасы зур

Кеше 10 айдан артык хөрмә (финик) белән генә тукланып тора ала. Бу җимештә организмга кирәкле бөтен элементлар да бар.
Хөрмә җимеше яраткан кешеләрнең теш-казналыклары нык була.
Хөрмәне, башка киптерелгән җимешләр кебек, күкерт кислотасы белән эшкәртмиләр. Шуңа аны курыкмыйча ашый аласыз.
Көндәлек рационына хөрмә җимеше керткән кеше беркайчан күңел төшенкелегенә бирелми.
Хөрмә организмнан токсиннар һәм шлакларны чыгара, симерүгә каршы нәтиҗәле чара булып тора. Ул иммунитетны күтәрә, хәтерне яхшырта.
Бу җимеш составында күкрәк сөтен арттыручы окситоцин матдәсе бар. Бала имезүче аналар моны истә тотарга тиеш.
Читайте нас: