+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
1 сентябрь 2018, 13:02

Соравың булса, шалтырат!

Республикада белем бирү хемәтләрен күрсәтү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли.

Төбәкнең Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, яңа уку елы алдынан республикада белем бирү хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли башлады. Сораулары булган һәркемнең (347) 218-09-78 телефонына шылтыратып, бушлай консультация алу мөмкинлеге бар.
— Башкортстан Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты белгечләре кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмат бирергә һәм килеп туган очракларны хәл итү юлларын күрсәтергә әзер. “Кайнар линия” телефоны буенча шалтыратулар 28 сентябрьгә кадәр кабул ителә, — диде ведомствоның матбугат секретаре Нина Никандрова.
Читайте нас: