+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
1 сентябрь 2018, 12:55

Сайлауга барырга кирәк!

Безне башка җан ияләреннән аерып торган сыйфат—сайлау мөмкинлегебез.

Яшәү рәвешен, һөнәребезне, яраткан шөгылебезне үзебез сайлыйбыз. Көндәлек тормышта сайламыйча теләгән нәтиҗәгә ирешеп булмавын яхшы үзләштердек. Ни өчен соң кайберәүләр социаль киләчәккә ,район, республика, ил киләчәгенә карата шундый нәтиҗә ясамыйлар? Гамьсез булмаган һәркем Бердәм тавыш бирү көнендә—9 сентябрьдә сайлауга барырга тиеш, чөнки киләчәгебезнең нинди булыры һәркайсыбызның карарына бәйле.

Р.ҮТӘШЕВА, республика татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе советы председателе.
Читайте нас: