+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
1 сентябрь 2018, 12:15

Кайтып йөрегез, балам! Зарема Әюповага ияреп.

Әтиегез салган бу йорт Безгә гомерлек бүләк. Балаларым, сез бит миңа Булдыгыз олы терәк.

Сезнең хакта уйлый-уйлый,
Мичемнән бәлеш алам.
Тәрәзәмдә ут янганда,
Кайтып йөрегез, балам.
Сезнең тату яшәвегез
Күңелемә горурлык.
Оныкларым үсеп җитте
Алтыннарга торырлык.
Сезнең хакта уйлый-уйлый,
Мичемнән күмәч алам.
Мөрҗәмнән төтен чыкканда,
Кайтып йөрегез, балам.
Балалар үстергән чакта,
Авырлыклар күп була.
Олыгайгач игелек күреп,
Яшәсәң рәхәт була,
Күңел шатлыкка тула.
Сезнең хакта уйлый-уйлый,
Шигырь юллары язам.
Мөмкинлегез булганда
Кайтып йөрегез,балам.
Туып-үскән нигезегезне
Оныта күрмәгез, балам!

Асия САКАЕВА, Шланлыкул авылы.
Читайте нас: