+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
31 август 2018, 13:24

Салават Юлаев исемендәге премиягә дәгъва итүчеләр билгеле

Башкортстан Башлыгы карамагындагы махсус комиссия мәгълүматлары буенча, әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге хезмәтләр билгеләнгән.

Алар: С. Әбүзәровның “Гамәл дәфтәре: шигырьләр, поэмалар”, А. Абдуллинның “Сайланма әсәрләр: пьесалар, повестьләр, публицистика, хатлар һәм чыгышлар”, Г. Латыйповның “Риза булып язмышыма: шигырьләр, поэмалар”, М. Ямалетдиновның “Сайланма әсәрләр. 1 том: шигырьләр, поэмалар” китаплары, Л. Исмәгыйлова, А. Петровның “Аркаим” балеты, Р. Гайзуллинның “Урал тавышы”, Р. Җиһановның “Салават. Симфония № 8”, Р. Арслановның “Салават күпере” иҗади проектлары.
Комиссия оешмалардан, уку йортларыннан, иҗади җәмәгатьчелектән әлеге әсәрләргә карата фикер белдерүне сорый.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас: