+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
31 август 2018, 13:33

Бахиллар бушлай бирелергә тиеш!

Республика поликлиникаларына кергән урында ук бахиллалар бирүче автоматлар урнаштырылган.

Аларны берсүзсез 5 сумга сатып алабыз. Нигә сатып алырга тиешбез, дигән сорау тумый да.
Бахиллаларны дәваханәләр төргәге белән ала. Бер парының хакы 1 сум 50 тиенгә төшә. Ләкин безгә аларны 5 сумга саталар. Ә бит бөтенләй бушка бирергә тиешләр.
Санитар таләпләрдә бөтен дәвалау учреждениеләрендә дәвалау-диагностика чаралары үткәргәндә пациентлар япмалар, пеленкалар, салфеткалар, бахиллалар белән тәэмин ителергә тиеш диелгән. Ләкин без һаман анда үз сөлгебез һәм япмабыз белән йөрибез.
Уфа һәм тоташ республика поликлиникаларында бахиллалар белән килеп туган хәлне Сәламәтлек саклау министрлыгында да беләләр.
— Аларда бушка бахиллалар бирелмәсә, учреждение җитәкчесенә мөрәҗәгать итегез. Түләүсез бахиллалар юклыгы — шушы учреждение проблемасы, — диделәр анда.
Шуңа күрә поликлиникаларда түләүсез бахиллалар таләп итегез. Сезнең мондый хокукыгыз бар.


Читайте нас: