+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 август 2018, 13:14

Кандала... яңгыры яуган

Якутиянең бер поселогында сирәк табигать күренеше теркәлгән: урындагы халыкны нык кына куркытып, күктән билгесез бөҗәкләр яуган.

Бу хакта табигатьне саклау инспекциясенә хәбәр иткәннәр. Тикшерү үткәннән соң, әлеге бөҗәкләрнең кандаланың сулыкларда яшәүче бер төре булуы билгеләнгән. Мондый яңгырлар бу районда элек тә “яуган” булган.
Галимнәр фикеренчә, җәй ахырында сулыкларда яшәүче бөҗәкләрнең кышлау алдыннан зуррак һәм уңайлырак күлләргә миграция чоры башлана. Шул вакытта һавага миллионнарча бөҗәк күтәрелә икән.
Читайте нас: