+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
30 август 2018, 12:13

Эшсезләргә — сертификат!

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендә узган Президиум утырышында төбәкнең социаль өлкәсенә кагылучы мөһим мәсьәләләр каралды.

Башкортстан халыкның мәшгульлегенә булышлык итү (эш белән тәэмин итү органнары тарафыннан белем бирү сертификаты тапшыру) өлкәсендәге проектны сынау төбәге буларак билгеләнгән.
– Белем бирү сертификаты эшсез гражданнарның һөнәри белем алу вакытында акча түләү белән бәйле дәүләт ярдәменә хокукын раслый. Мәшгульлек үзәкләрендә эшсез буларак теркәлгән һәм эш эзләгәндә авырлык кичергән гражданнар аны алу мөмкинлегенә ия булачак,— дип белдерде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Белем бирү сертификаты бирүнең төп максаты — уку вакытында яисә уку тәмамланганнан соң бер ай эчендә гражданнарны эшкә урнаштыру. Бер сертификат 10 мең сум акчалата ярдәмне күздә тота. Агымдагы елда шундый 100 сертификат чыгару планлаштырылган.
Сертификат алган граждан бу акчаны белем алуга өлешләтә яисә тулысынча түләргә хокуклы. Ул кайда нинди программа буенча укуны Өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары реестрына кергән учреждениеләр арасыннан үзаллы сайлап ала.
Утырышта әлеге министрлык тарафыннан әзерләнгән “Башкортстан Республикасында хезмәт базарын көйләү һәм халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү” программасына кергән “Яшь инвалидларга эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү” ярдәмче программасы хупланды. Анда белем бирү учреждениеләрендә укучы яшь инвалидларны исәпкә куюны оештыру, күпме инвалид укып чыкканын белер өчен белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек булдыру, яшь инвалидларның эшкә урнашуын мониторинглау, коммерциягә карамаган оешмаларны инвалидларны эшкә урнаштыруга җәлеп итү чаралары кертелгән.
Ярдәмче программаның нәтиҗәлелеген бәяләү өчен “яшь инвалидларны эшкә урнаштыру дәрәҗәсе” дигән яңа күрсәткеч кертеләчәк. Быел ул мәшгульлек үзәкләренә эш эзләп мөрәҗәгать иткән инвалидларның — 58, 2020 елга 60 процентын тәшкил итәргә тиеш.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы классификациясе буенча, “яшь инвалид” төшенчәсе 18-44 яшьлек инвалидларны күздә тота.
Читайте нас: