+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 август 2018, 13:09

Диета, димә, ит аша!

Канада галимнәре кеше организмына итнең зарарлы булуы хакындагы фикерне инкарь итә.

Алар, әгәр ит, колбаса һәм эшкәртелгән башка төрле продукт рәвешендә булмаса, бик файдалы, дип раслый. Канада диетологлары дөрес диетада шикәр һәм икмәк булмау белән килешә, ләкин итне кире какмый.
Макмастер университетындагы тикшеренүләрдә 50 илдән 218 мең кеше катнашкан. Кешеләрне рацион буенча төркемнәргә бүлгәннәр. Нәтиҗә: йөрәк һәм бөтен организм өчен иң файдалы диетада ит, яшелчә-җимешләр, чикләвекләр, кузаклылар, сыр, йогурт һәм сөт булырга тиеш.
Читайте нас: