+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 август 2018, 11:39

Яшь инвалидлар эшле булырга тиеш

Кичә республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендә Президиум утырышы узды.

Анда гражданнарның халыкның квалификациясен күтәрү һәм яңадан укыту, мәшгульлегенә ярдәм итү, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен производство мәйданнарын үстерү программаларында катнашуы, шулай ук инновацион эшкуарлыкка грантлар белән ярдәм итү мәсьәләләре күтәрелде.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова чыгышында яшь инвалидларны социальләштерү мәсьәләсен игътибар үзәгенә алды. Шушыны күздә тотучы дәүләт программасына өстәп, инвалидларны укыту, эшкә урнаштыру буенча ярдәмче программа кабул ителәчәк. 2020 елга мөмкинлекләре чикле яшь кешеләрнең 60 проценты эш белән тәэмин ителергә тиеш.
Читайте нас: