+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 август 2018, 16:35

Балалар бакчасына шөпшәләр оялаган

Тәрбиячеләр коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.

Шушы көннәрдә Уфаның диспетчер хезмәтенә Г. Амантай урамындагы балалар бакчасы хезмәткәрләре шалтыраткан. Алар бакча территориясендә шөпшә оясы барлыгын һәм аның сабыйлар өчен хәвеф тудыруын җиткергән. Бакча хезмәткәрләре сабыйлар иминлеге өчен борчылып, полициягә дә хәбәр иткәннәр. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы яза.
Башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, урынга коткаручылар килгән һәм, саклагыч костюмнар киеп, 20 минут эчендә куркыныч тудыручы ояны бакчадан читкә алып киткәннәр.
Читайте нас: