+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 август 2018, 12:40

Тагын кил, “Сөт иле”!

Уфада сигезенче тапкыр узган фестиваль анда катнашучыларны кызыклы яңалыклар белән шатландырды.

Башкортстан Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Уфа шәһәре хакимияте, Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге, һәр елдагыча, чараның оештыручылары булды.
– “Сөт иле” республикада көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Аны оештыручыларның төп максаты – фестивальнең традицияләрен саклап, аны тагын да кызыклырак һәм бай эчтәлеклерәк итү, – диде Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Фестивальне оештыруда икенче ел рәттән “Россельхозбанк” ярдәмгә килә. Быел ул “Эшлекле иртәнге аш” дип аталган пленар өлештә сөткә тотрыклы бәя булдыру мәсьәләләрен күтәрде. Шунда ук Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2030 елга кадәр сөтчелек тармагын үстерү программасын тәкъдим итте.
Чарада, шулай ук, “Сыр академиясе”, “Банк сәгате” семинарлары, “Башкортстанның иң яхшы сыры” бәйгесе һәм “түгәрәк өстәл”ләр оештырылды. Фестивальгә килүчеләр ярминкәдә урындагы җитештерүчеләрнең продукциясе белән танышты.
– Үзебез җитештергән продукция белән халыкны таныштырабыз, аны яратып сатып алалар. Фестиваль, чынлап та, бик кирәк, үзебезнең азык-төлекне халыкка танытырга, кешеләрне җәлеп итәргә бер адым бу, – ди “Сөт иле” фестивале ярминкәсендә сигезенче ел рәттән катнашучы “Алексеевский” совхозы вәкилләре.
“Сөт иле” – Русиядә сөткә һәм аңардан әзерләнгән ризыкларга бәйле иң зур гаилә бәйрәме. Биредә балалар өчен бик күп интерактив мәйданчыклар булдырылган. Шулай ук, төрле фотозоналар, ферма (терлекләр күргәзмәсе), кызыклы квест һәм башкалар оештырылган. Фестиваль сәламәт тормышны, экологик чиста азык-төлекне пропагандалый. Шулай ук хуҗалыкларга, эшкуарларга тәҗрибә уртаклашу чарасы да булып тора.
Шулай ук “Сөт иле” фестивалендә быел “Биюләр” проекты кысаларында ТНТ каналы акция оештырды. Теләгән һәр кеше үзенең сәләтен тамашачыларга күрсәтте. Хореограф, ТНТ каналында барган “Биюләр” проектының жюри әгъзасы Мигель бәйгенең махсус кунагы булды.
Фестиваль көне буе дәвам итте. Уфалылар аннан бушлай сөт эчеп, концерт карап, кызыклы уеннар уйнап, ял итеп кайтты. “Сөт иле” озын гомерле булып, киләчәктә дә сөт һәм сөт ризыклары сөючеләрне ел саен куандырыр дигән теләктә калыйк!
Читайте нас: