+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
28 август 2018, 12:43

Логистика үзәге төзеләчәк

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Русия почтасы” предприятиесе генеральный директоры Николай Подгузов белән очрашты. Яклар төбәктә почта хезмәтен камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Бүген республикада 1300 почта элемтәсе бүлекчәсе эшләп килә, шуларның 700дән артыгы авыл җирендә урнашкан.
— Республика почта элемтәсе бүлекчәләре саны буенча Русиядә алдынгы урынны били. Ләкин бу тармакта проблемалар да күп әле: матди база тузган, акча кертеп, эшчәнлекнең бу юнәлешен үстерү бурычы тора. Почта элемтәсе эшенә зарланып, шикаятьләр дә килә. Бу кайбер бүлекчәләрнең ябылуы, аларның сүлпән эше белән бәйле. Шулай да соңгы берничә елда Русия почта хезмәтен алга җибәрүдә актив эш алып бардык, — диде Рөстәм Хәмитов.
Аның белдерүенчә, республикада “Почта Банк” системасы уңышлы эшләп килә. Бу бигрәк тә авыл халкы өчен уңайлы. Әлеге юнәлештә башкарасы эшләр дә байтак. Шулай ук почта урнашкан биналар, хезмәт хаклары буенча да сораулар күп. Уфадагы логистика үзәге дә яңартуны таләп итә.
— Эшчәнлебезнең төп максаты — халыкның канәгать булуы. Бүген без турыдын-туры почта элемтәсе бүлекчәләрен төзекләндерү белән шөгыльләнәбез. Быел Башкортстанга бу максатларга узган елдагыдан ике тапкыр күбрәк — 125 миллион сум акча юнәлттек. Безгә почтада нинди хезмәтләр ныграк таләп ителүен аңлау һәм аның эшен гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтү мөһим, — диде Николай Подгузов.
Ул логистик инфраструктураны яңарту зарурлыгы белән килешә. 2019-20 елларда Уфада заманча логистика үзәге төзеләчәк. Әле моның өчен участок сайлана. Шулай ук киләчәктә почта бүлекчәләрендә дәүләт хезмәте күрсәтү дә күздә тотыла.


***


Шул ук көнне очрашу кысаларында республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов һәм “Почта Банк” Идарәсе әгъзасы Святослав Емельянов тарафыннан хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы расланды.


План республика районнарында банкның яңа бүлекчәләрен ачуны һәм күрсәтелгән хезмәтләр даирәсен киңәйтүне күздә тота.
Читайте нас: