+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 август 2018, 13:19

Тозлысы аеруча файдалы!

Табигать кәбестәгә чын мәгънәсендә сихәтләндергеч көч салган. Андагы алыштыргысыз аминокислоталар һәм минералларның уникаль җыелмасы кеше сәламәтлегенә хезмәт итә.

Кәбестә кальциен организм 60 процентка үзләштерә. Чагыштыру өчен: сөт ризыкларыннан организм кальцийның өчтән бер өлешен генә үзләштерә ала. Ягъни кәбестә ашап, без сөяк өчен “төзелеш материалын” бер стакан сөткә караганда күбрәк алабыз.
Кәбестә составындагы тартрон кислотасы май һәм холестеринга каршы эш итә, йөрәк һәм кан тамырларын яхшы хәлдә сакларга булыша. Андагы матдәләр яман шеш китереп чыгаручы һәм организмны тизрәк картайтучы радикалларга каршы көрәшә. Шуңа күрә дә бу искиткеч яшелчәне еш ашаучы кешенең онкологик чирләр – бигрәк тә үпкә, күкрәк бизе һәм простата рагы – белән авырып китү куркынычы нык кими.
Борын-борыннан ук кәбестә яфрагын буыннар сызлавыннан яба торган бул­ганнар. Вак туралган кызыл башлы кәбестә суы эчендә утыру, ягъни кәбестә “ваннасы”, кан тамырлары һәм вена­ларның варикоз киңәюеннән нәтиҗәле чара саналган.
Кәбестә – чын мәгънәсендә С витамины чыганагы, ул хәтта С витамины хәзинәсе булып саналучы лимон белән мандариндагыдан да күбрәк. Аскорбин кислотасы, ягъни С витамины, кәбестәдә бик озак – 7-8 ай буе саклана. Тозлаганда, ачытканда да юкка чыкмый.
Тозлы кәбестә турында аерым әйтергә кирәк. Ул – В12 витамины булган бердәнбер үсемлек. Бу витамин кан дөрес ясалуны тәэмин итә. Аннан башка, шулай ук, балаларның нормаль үсешен дә күз алдына китереп булмый. Өстәвенә, ачы-тозлы кәбестәдә башка төрле файдалы матдәләр дә җитәрлек. Әлеге уникаль сыйфатлары – әче сөт бактерияләре эшчәнлеге нәтиҗәсе. Бу бактерияләр җиңелчә тозланган яфракларда үрчи. Әчү процессы 6 сәгатьтән соң ук башлана һәм ул никадәр озаграк дәвам итсә, продукт та шулкадәр тәмле була. Эчәклеккә эләккәч, бу бактерияләр организмның актив ярдәмчеләренә әверелә, аның чирләргә каршы торучанлыгын көчәйтә, ә даими кулланганда әче-тозлы кәбестә хәтта авыруларны җиңү көченә дә ия. Иммунитетны ныгыту һәм ризык эш­кәртүне яхшырту өчен бу тәмле даруны атнага 2 тапкыр 100әр грамм ашау да җитә. Бөек диңгезче Джеймс Кук экспе­дицияләренең уңышлы төгәлләнүенә матросларының көн саен әчегән-тозлы кәбестә ашавы да ярдәм итүен таныган, чөнки кәбестә диңгезчеләрне цинга (зәңгелә) һәм башка төрле куркыныч чирләрдән саклаган.

Читайте нас: