+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 август 2018, 13:15

“Сөт иле-2018” фестиваленә рәхим итегез!

“Интерфакс-Поволжье” агентлыгы тарафыннан “Уфа “Сөт иле-2018” фестивален кабул итә” дигән темага матбугат-конференциясе үтте.

Анда фестивальне оештыруга кагылыш­лы мәсьәләләр каралды. Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, “Школьное молоко” программасының җитәкчесе Ольга Панова, Туризм һәм эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов, “Россельхозбанк”ның Башкортстан филиалы директоры Алексей Самсонов чыгыш ясадылар.
“Сөт иле-2018” фестивале 25 августта Салават Юлаев исемендәге мәйданда оештырылачак. Анда фотозоналар, ферма (җәнлекләр күргәзмәсе), кызыклы квест, балалар өчен махсус уен мәйданчыклары, төрле “түгәрәк өстәл”ләр планлаштырылган. Ялыгызны файдалы да, кызыклы да үткәрәсегез килсә, “Сөт иле”нә рәхим итегез!
Читайте нас: