+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 август 2018, 11:51

Депутатларны колачлы эш программасы көтә

9 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлаулар үтәчәк.

Республика Конституциясенә ярашлы, алтынчы чакырылыш парламентның беренче утырышы сайлаудан соң утызынчы көндә үтәргә тиеш. Республика Башлыгы утырышны иртәрәк тә җыярга мөмкин. Әмма яңа чакырылыш депутатларның эше алар сайланганнан соң ук башлана. Беренче пленар утырышка әзерлек үзенчәлекләре турында парламент Рәисе Константин Толкачев сөйләде.
— Беренче пленар утырышка әзерлек — барлык чакырылыш эшенең характерын билгеләүче мөһим вакыйгаларның берсе. Ул депутатлар җыелышыннан, сәяси партияләр лидерлары белән очрашулардан башлана. Әлеге җыелышларда парламент фракцияләре һәм депутатлар төркемнәре формалашачак, беренче утырышны үткәрү буенча оештыру комитеты әгъзалыгына кандидатлар сайланачак.
Депутатлар беренче тапкыр тулы составта киңәшмәгә җыелачак. Аның барышында пленар утырышка әзерлек буенча оештыру комитеты булдырылачак. Комитет составына 11 кеше, шул исәптән бер рәис, керәчәк. Анда парламентка үткән барлык сәяси партияләр дә тәкъдим ителәчәк.
Беренче пленар утырышта депутатлар, шулай ук, көзге сессиягә Дәүләт җыелышы-Корылтайның закон проектлары кабул итү эшенең якынча программасын раслаячак. Республика закон проектлары буенча беренче карарларны яңа чакырылыш депутатлары икенче пленар утырышта кабул итә башлаячак.



Читайте нас: