+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 август 2018, 12:26

Уфага “Сөт иле-2018” фестиваленә Мигель килә

Хореограф, ТНТ каналындагы “Танцы” проектының жюри әгъзасы Мигель 25 августта Уфада узачак “Сөт иле-2018” фестиваленең кунагы булачак.

“Танцы” проектының яңа сезоны алдыннан ТНТ акция оештыра. Анда Русиянең 21 шәһәре, шул исәптән Уфа да катнаша.
25 августта шәһәрләрдә бию мәйданчыклары куелачак, шунда теләгән һәркем үзенең сәләтен күрсәтә алачак. Билгеле булуынча, Уфада ТНТ мәйданчыгы Салават Юлаев һәйкәле янында сәгать көндезге 12дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.
Оста биисең икән, ТНТ да барган “Танцы” проектына эләгү мөмкинлеге бар! Аны кулдан ычкындырма!
Читайте нас: