+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 август 2018, 13:17

Суд приставлары штраф түләүне җиңеләйтә

Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе “Русия почтасы” предприятиесе белән килешү төзегән.

Республиканың Баш суд приставы Илнур Мәхмүтов бүген журналистлар белән очрашуда белдерүенчә, республика гражданнары суд приставлары хезмәтеннән хат алган очракта бурычларын почта хезмәткәрләре аша түли алачак. Ягъни хәзер хат ташучы сезгә бурычыгыз турында язу тапшыра да үзендә булган мобиль почта-касса терминалы аркылы шул бурычны шундук түләттерә дә ала.
— Бу бигрәк тә авыл җирендә яшәүче кешеләргә, пенсионерларга, инвалидларга эшне җиңеләйтәчәк, аларга район үзәгенә барып йөрергә кирәкмәячәк. Икенчедән, күп штрафларны вакытында түләмәсәң, пенялар өстәлә, әлеге яңалык шул рәвешле артык акча чыгарудан да коткарачак, — диде Илнур Мәхмүтов.
Бу очракта комиссия 5 сум тәшкил итә. Әлеге яңалык 17 августтан кертелгән.
Читайте нас: