Баксаң, бортында 202 кеше утырган очкычның двигателе яна башлаган икән.
Аэропортның барлык янгын сүндерү һәм коткару хезмәтләре тиз һәм дөрес эш иткән, пассажирлар өреп кабартыла торган траплар ярдәмендә эвакуацияләнгән. Зыян күрүче юк, әле алар белән авиакомпания вәкиле һәм психологлар эшли.
Сәфәрчеләрне Сочига икенче очкыч белән җибәрү буенча чара күрелә. Тикшерү бара.
“Уфа” аэропортында барлык рейслар да расписание буенча эшли.